Нурлатта законсыз корылмаларны ачыклау эше дәвам итә

2018 елның 30 июле, дүшәмбе

Бүген, 30 июльдә Нурлатта санкцияләнмәгән, шулай ук искергән корылмаларның хуҗаларын ачыклау буенча рейд үтте. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рәфис Хәмзин әйтүенчә, бу янгыннарны булдырмау һәм алга таба шәһәрне төзекләндерү максатында эшләнә. 
-    Ярымҗимерек корылмалар урынында балалар мәйданчыгы, чәчәклек, газон ясап куярга булыр иде. Бу әлеге ишегалларында яшәүчеләргә уңайлы шартлар тудырыр, ә шәһәрнең әпархитектур йөзен үзгәртер иде, - диде Рәфис Рафикович.  
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International