Севастопольдә нурлатлыларны присяга кабул итү белән котладылар

2018 елның 30 июле, дүшәмбе

Бу көннәрдә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Әлфия Галәветдинова һәм  шәһәрнең хәрби комиссары Заһир Абдуллин Севастопольдә көньяк хәрби округының  ПВОның 31нче дивизиясе 85702нче хәрби частендә булдылар. Биредә 10 нурлатлы хәрби хезмәт уза. Бу чакырылышта аларга районнан тагы 10 егет кушылды. Әлфия Галәветдинова һәм Заһир Абдуллин аларны тантаналы төстә хәрби ант кабул итүләре белән котлап бүләкләр тапшырдылар, ә хәрби частькә музыкаль аппаратура һәм сертификат бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International