Бу көннәрдә районда урып-җыю эшләре тулы куәтенә бара. Кичә район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Әхмәтшин “Южная” агрофирмасы кырларында булды. Эш визиты кысаларында ул белгечләр белән аралашты, эшләрнең оештырылуы белән танышты.
- Уҗым бодае – югары уңыш бирә торган кыйммәтле культура, - диде “Богдашкино” подразделениесе җитәкчесе Кадыйр Заһиров. – 140 гектарлы уҗым бодае басуында эшлибез. Уңыш яхшы – һәр гектардан 45-46 центнер чыга.