Район башкарма комитеты җитәкчесе фермер хуҗалыкларында булды

2018 елның 30 июле, дүшәмбе

Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Әхмәтшин эш визиты кысаларында Кизләү һәм Киекледәге фермер хуҗалыкларында булды. Районда бүгенге көндә 42 фермер хуҗалыгы исәпләнә.

Сөйләшү барышында район башкарма комитеты җитәкчесе фермер хуҗалыклары башлыклары Хәлил Зәйнуллин һәм Равил Мостафин белән  крестьян-фермерлык хуҗалыкларына, терлекчелеккә, тулаем агросәнәгать комплексына республика программалары кысаларында ярдәм чаралары турында фикер алыштылар. Фермерлар белән очрашуда кооперативлар төзү мәсьәләсе дә кузгатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International