Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Әхмәтшин районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рәфис Ганиев, “Южная” агрофирмасы генераль директоры Марат Сабиров озатуында агрофирманың сөт-терлекчелек комплексында булды. Агрофирмада терлекләрнең баш саны 4000нән артыграк, шуларның 1601е – савым сыер. Сөт юнәлеше белән бер вакытта ит җитештерүгә, көтүне яңартуга, артым алуга зур игътибар бирелә. Боларның барысына да тармакта мәшгуль булган коллективның уртак тырышлыгы белән ирешелә.