Нурлат пенсионерлары компьютер грамоталылыгы нигезләрен уңышлы үзләштерәләр

2018 елның 29 июле, якшәмбе

Бу эштә аларга “Өченче буын университеты” проекты кысаларында Пенсия фонды идарәсе белән берлектә оештырылган махсус курслар ярдәмгә килә. Укулар шәһәребезнең гомумбелем бирү мәктәпләре базасында үтә, ел саен икешәр төркем туплана. Әйтик, программа гамәлдә булган чор эчендә шәһәребезнең 236 пенсионеры парта артына утырган. Узган ел 38 нурлатлы компьютер грамоталылыгы буенча белемнәрен күтәргән. Курслар тәмамланганнан соң белемнәрне иң яхшы үзләштерүчеләр компьютерда эшләү буенча республика конкурсында, “Интернетка рәхмәт” пенсионерларның шәхси казанышлары Бөтенроссия конкурсында катнашканнар.

– Җирле хәбәрләрне – район газетасыннан, дөнья яңалыкларын Интернеттан укыйм. Сәясәт белән дә, спорт белән дә кызыксынам. Гомумән, бөтен нәрсәдән хәбәрдар булырга тырышам. Ә элек компьютерны кабыза да белми идем, һәвакыт балалардан сорарга туры килде, – дип сөйли компьютер курсларын тәмамлаучыларның берсе Николай Фомин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International