Бүген, 29 июльдә район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Әхмәтшин Зирекле авылында Наил Хәйбуллинның фермер хуҗалыгында булды. Җирле фермер 210 гектар мәйданлы җирендә үсемлекчелек һәм мөгезле эре терлекләр симертү белән уңышлы шөгыльләнә. Бүгенге көндә хуҗалыкта 60 баш терлек исәпләнә, алга таба аларның санын 90га кадәр җиткерергә исәпли фермер. Басуларда инде уҗым бодае, арпа өлгереп килә, күпьеллык үләннәрне икенче катка чаптыруга керешкәннәр, көзге чәчүгә җир әзерләү бара. Биредә әле уракка төшмәгәннәр, әмма чиста һәм каралган басулар яхшы уңышка өмет бирә. Биредә үк терлекчелек бинасы төзелеше дә тәмамланып килә, аны төзүгә республика конкурсы буенча бирелгән грант ярдәмгә килгән.