Бүген, 29 июльдә район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Әхмәтшин районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рәфис Ганиев озатуында “Сөләйманов Ә.И.” КФХсының Тимерлек авылы янәшәсендәге басуында булып, эшләрнең оештырылуы белән танышты. Хуҗалыкта эшләр оешкан төстә бара, “Скипетр” сортлы уҗым бодае басуы быел мул уңыш белән сөендергән. Хуҗалыкта быел бөртеклеләрнең мәйданы 11 мең гектардан артыграк, бүгенге көнгә 2300 гектары суктырылган.
Район башкарма комитеты җитәкчесе басуда белгечләр белән аралашты һәм үстерелгән уңышны вакытында һәм сыйфатлы җыеп алу өчен бар көчне куярга чакырды. Биредә үк район комбайнчылары арасында хуҗалыкның алдынгы комбайнчысы Владимир Никитин истәлегенә конкурс үткәрү турында да сөйләшү булды.