Менә инде ун елдан артык районыбызның актив һәм иҗади пенсионерларының үз берлекләре бар. Ул 2006 елның декабрендә оешкан иде һәм “Россия пенсионерлары берлеге” гомумроссия иҗтимагый оешмасы Татарстан төбәк бүлекчәсенең башлангыч ячейкасы булды. Бүгенге көндә аның сафларында 300ләп нурлатлы исәпләнә. Лаеклы ялда булган кешеләрнең саны күпкә артык булуы аңлашыла, билгеле. Әмма, җирле Пенсионерлар берлеге рәисе Евгений Савинов сүзләренә караганда, оешма үз әгъзаларының санына басым ясамый. “Пенсионерлар берлеге, иң беренче чиратта, лаеклы ялда да җәмгыятьнең актив әгъзалары булып калырга теләгән кешеләрне берләштерә. Ул өлкән буын вәкилләренә пенсиягә чыкканнан соң да үзләрендә яңа мөмкинлекләр ачарга ярдәм итә, – дип билгеләп үтте Евгений Кузьмич. – Оешма пенсионерларның һәм Россия Федерациясе законнары нигезендә мәҗбүри пенсия иминияте кагылган кешеләрнең законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен якларга булышу максатыннан оешты. Безнең берлеккә керергә карар кыдлан һәркемгә шат без!”.