Бу җәйдә безнең “Башаккай” балалар бакчасы территориясе аллы-гөлле чәчәкләр, кызыклы мәйданчыклары белән ерактан үзенә җәлеп итә. Чәчәкләр патшалыгына юл әле бакча каршындагы ата-аналар ярдәме белән ясалган түтәлләрдән үк башлана. Территориядә дә һәр төркем үзләренең участокларында сабыйларны җәлеп итәрлек кызыклы почмак булдырырга тырышты. Мәсәлән, безнең нәниләр төркеме участогында чәчәк түтәлләре арасында “Өч аю” әкияте геройлары “яши”. Сабыйлар өстәл янына тезелешеп утырган аюлар янында уйнарга яраталар, сулы бассейн янәшәсенә аккошлар янына кунакка киләләр, “карусель”гә эленгән чәчәкле чүлмәкләргә су сибәргә яраталар. Территориядә булдырылган мондый мәйданчыклар балаларның танып-белү даирәсен киңәйтә, алар табигатьне яратырга, аны сакларга өйрәнәләр. Һәм, әлбәттә, чәчәкләргә күмелеп утырган бакчага бик теләп йөриләр.
Нурзия Фәтхетдинова, Айнур Бадыйгина, “Башаккай” балалар бакчасы тәрбиячеләре.