Нурлатта яңа өйләнешүчеләрне ЗАГСка карета алып килде

2018 елның 28 июле, шимбә

Бүген, 28 июль көнне нурлатлылар борынгы традицияләр буенча корылган матур вакыйганың шаһиты булдылар: яңа өйләнешүчеләр ЗАГСка шәһәрнең үзәк урамы буйлап кулдан ясалган каретада килделәр. Узып баручы машиналар кортежны кыска сигналлар белән сәламләде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: барлык юл хәрәкәте кагыйдәләре дә истә тотылды, шуңа да юл хәрәкәтендә катнашучылар яшьләрне елмаеп каршы алды һәм озатып калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International