«Яшьлек» микрорайонында тантаналы төстә десантчыларга һәйкәл ачылды

2018 елның 28 июле, шимбә

Һава-десант гаскәрләре көне алдыннан Нурлатта тантаналы төстә десантчыларга һәйкәл ачылды. Әлеге мөһим вакыйга белән чарага җыелган нурлатлыларны, шулай ук кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов котлады. Ул вакыйганың патриотик яктан мөһимлеген билгеләп, һәркемгә сәламәтлек, тыныч күк йөзе теләде һәм бүләкләү тантанасын ачып җибәрде. Бу көнне Казан, Ульян һәм башка шәһәрләрдән кунаклар да күп җыелган иде.  Таныклыклар, Мактау грамоталары һәм башка бүләкләр тапшыру белән бер вакытта, һәйкәлне төзүгә зур өлеш кертүчеләрне дә билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International