Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре башлыгы каршындагы Эшмәкәрлек Советы әгъзалары белән очрашты

2018 елның 27 июле, җомга

Бүген,  27 июльдә шәһәр Мәдәният сараенда Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Әхмәтшин  Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре башлыгы каршындагы Эшмәкәрлек Советы әгъзалары белән очрашты.

Мондый очрашулар һәрчак кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләренең актив катнашында уза. Бу юлы да көн тәртибенә бүгенге көн өчен аеруча актуаль булган сораулар кертелгән иде. Аның беренче өлешендә Нурлат муниципаль районы җитәкчесенең беренче урынбасары  Ильяс Әхмәтҗанов районда урта һәм кече эшмәкәрлек эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча мәгълүмат китерсә, икенче өлештә сүз нигездә кооперация турында барды. Казан кооперация институтының фәнни эш буенча проректоры Юлия Вәлиева кооперацияне үстерү моделе, аның башлангыч этаплары турында сөйләде. Чарада шулай ук институтның икътисад һәм  яңарышлар кафедрасы мөдире  Светлана Мелещенко чыгыш ясады, ул нигездә СПоКта теркәлү, исәпкә басу һәм салымнар турында сөйләде.

Очрашу райондагы эшмәкәрлеккә кагылышлы башка актуаль темалар буенча сөйләшүләр белән дәвам итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International