Пенсия фондының җирле идарәсе тарафыннан эшләүче пенсионерларның пенсияләренә иминият кертемнәре буенча исәп-хисап ясала.Әлеге эш ел саен башкарыла, аның өчен гариза язарга кирәкми. Эш бирүчеләр 2017 елда тапшырган иминият кертемнәре базасында 1 августтан районның 2532 пенсионерының иминият пенсияләре кабаттан исәпләнәчәк. Аларның пенсияләре уртача 153 сумга артачак.