Нурлатта республика программалары кысаларында үтәлә торган төзелеш эшләре хакында сөйләштеләр

2018 елның 25 июле, чәршәмбе

Бүген, 25 июльдә район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Әхмәтшин шәһәрдә һәм район авылларында республика программалары кысаларында капремонт һәм төзелеш объектларында мәшгуль булган подряд оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре белән киңәшмә үткәрде. Аларның күбесендә эшләр инде азагына якынлашып килә, яңа объектлар да бар. Мисал өчен, Нурлатта ЗАГС бүлеге бинасы, Урта Камышлыда фельдшер-акушерлык пункты төзелеп килә. Һәр объект, шул исәптән интернат-йорт, аграр техникум, күпфатирлы йортлар ремонты һәм башкалар җентекләп каралды. Сөйләшү барышында төп басым сроклар һәм сыйфатның, шулай ук урыннарда хезмәт куркынычсызлыгының истә тотылуына ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International