Бүген, 25 июльдә “Ир-атлар сәламәтлеге атналыгы” кысаларында Нурлат бораулау эшләре предприятиесе хезмәткәрләренең сәламәтлеге тикшерелде.
Оешманың административ бинасында Нурлат үзәк хастаханәсе табиблары 45 яшьтән өлкәнрәк ир-атларның сәламәтлеген тикшерде. Табиблар төркеме 5 белгеч: уролог, терапевт, 3 шәфкать туташыннан торды. Ир-атлар ЭКГ уздылар, кан басымнарын үлчәттеләр, кан анализы тапшырдылар. Әлеге профилактик чара сәламәтлек өчен зыянлы предприятиедә мәшгуль булган хезмәткәрләрнең сәламәтлеген тикшерүгә һәм саклауга юнәлтелгән.