Шимбә көнне Чулпан авыл җирлегендә зурлап Авыл көнен билгеләп үттеләр. Авыл җирлеге башкарма комитеты һәм учреждениеләре белгечләре бәйрәмне авыл халкының күңеленә хуш килерлек һәм истә калырлык итеп оештырырга тырышканнар һәм бәйрәм шундый булып үткән дә. Клуб янындагы мәйданчыкта үткән бәйрәм Сабантуйны хәтерләткән. Анда төрле уеннар, бәйгеләр, концерт программасы оештырылган.