Бүген, 24 июль көнне, Кычытканлыда яшәүче Гайшә әби Мөхәрләмова үзенең 90 яшьлеген билгеләп үтте. Аны гомер бәйрәме белән котларга район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова килде. Юбилярга ихлас теләкләрен җиткереп, ул аңа Россия Президентының шәхси котлавын тапшырды.
Гайшә Ярулловна гади крестьян гаиләсендә туып үскән. Гомере буена колхозда эшләгән. Ире белән 52 ел тату гомер кичергәннәр, 7 бала үстергәннәр. Ә туган көне белән котларга аны балалары, оныклары, оныкчыклары белән бергә күршеләре һәм Гайшә әбине хөрмәт итүче авылдашлары килгән иде.