Кичә “Бердәм Россия”партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсендә сәяси совет утырышы үтте. Бүлекчә секретаре Флюра Ногманова рәислегендә узган утырышта алга таба партиядән депутатлыкка кандидатлар буларак тәкъдим ителәчәк кандидатуралар буенча алдан тавыш бирү үткәрүгә нәтиҗәләр ясадылар. Алдан тавыш бирүләр Нурлатта Төньяк һәм Кизләүдә Тимур сайлау округлары буенча үтте. Флюра Рәшитовна билгеләп үткәнчә, ике округта да алдан тавыш бирүләр оешкан төстә узган. Округларда күпчелек тавышны Алмаз Әхмәтшин һәм Ильяс Әхмәтҗанов җыйган. Сәяси совет әгъзалары йомгаклау беркетмәләрен, исемлекләрен расладылар, ике округта да сайлаулар узган дип таптылар.