Нурлат районында ветеранны 90 яшьлеге белән котладылар

2018 елның 23 июле, дүшәмбе

23 июльдә Нурлатта яшәүче Елена Ивановна Мельниковага 90 яшь тулды. Район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова аны туган көне белән котлап, сәламәтлек теләде һәм РФ Президенты Владимир Путин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Әхмәтшин исеменнән сугыш елларында күрсәткән фидакарь хезмәте өчен рәхмәтләр җиткерде.

Чаллы Башы районының Шламка авылында туып-үскән Елена Ивановна күпбалалы гаиләдә туган, авыр сугыш елларында үсмер чагыннан колхозда эшләгән. 1945 елда Нурлат депосында бухгалтер ярдәмчесе булып эшли башлый һәм гомер буена әлеге һөнәрдән аерылмый. 38 ел буена хезмәт куеп, ул өлкән бухгалтер вазифасында пенсиягә чыга. Пенсиягә чыкканнан соң салым инспекторы булып эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International