Нурлат: социаль яклау хезмәткәрләренә янгын куркынычсызлыгы турында сөйләделәр

2018 елның 23 июле, дүшәмбе

Бүген, 23 июльдә, социаль яклау хезмәткәрләре өчен янгын куркынычсызлыгы буенча уку үтте.

Нурлат гарнизоны начальнигы Илһам Курамшин билгеләп үткәнчә, укулар өлкән яшьтәге ялгыз кешеләр, имин булмаган гаиләләр белән тыгыз эшләүче социаль яклау хезмәткәрләре үз карамакларындагыларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, экстрен службаларның телефон номерларын аңлата алсыннар өчен кирәк.

Биредә үк Илһам Исламович ут сүндергеч белән эш итү буенча кыскача инструктаж үткәреп, аларның төрләре турында сәйләде, урында бинада янгын краны белән эш итү тәртибен аңлатты. Социаль хезмәткәрләр өчен оештырылган чарада «МИСО» ЧОУ ДПО төбәкара заманча белем бирү институты генераль директоры Миләүшә Хөсәенова катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International