Нурлат халкына күрсәтелә торган 79 социаль ярдәм чарасының 15се керемнәрне исәпкә алып күрсәтелә. Электрон сервисларны куллануга аерым игътибар бирелә. Хәзерге вакытта тулысынча электрон төргә 8 хезмәт күчерелгән, алар хезмәтләр алучыларның 86 процентын колачлый. Икенче тапкыр шәхсән мәрәҗәгать итү юлы белән заявкалар электрон төрдә 5 хезмәт буенча тормышка ашырылган, бу 20 процент тәшкил итә.