Нурлатта “Актив озын гомер” проекты старт алды

2018 елның 20 июле, җомга

Бүген “Актив озын гомер” программасын тормышка ашыру кысаларында шикәрчеләр микрорайонында яшәүчеләрнең инициатив төркеме социаль яклау бүлеге белгечләре белән уртак киңәшмә үткәрде. Җирле ТОС өлкән буын кешеләр арасында физик культура һәм спортны үстерү проектын тәкъдим итте, аны тормышка ашыру юллары билгеләнде. Әлеге проект бүгенге көндә пенсионерларны актив яшәү рәвешенә җәлеп итү буенча алып барыла торган эшне системага салу һәм киңәйтүне күздә тота. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International