Нурлатның мәшгульлек үзәгендә яңа һөнәрләргә өйрәтәләр

2018 елның 20 июле, җомга

Шул көннәрдә  Нурлатның мәшгульлек үзәгендә  өч төркемдә укулар тәмамланды. Үзәктә исәптә торучы 47 кеше пешекче, тракторчы-машинист, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы һөнәрләре буенча берничә ай дәвамында укулар үтте һәм имтиханнарын уңышлы тапшырып, таныклыкар һәм тиешле разряд алды. Эшсез гражданнарга эшкә урнашырга ярдәм итү һәм көндәшлелеккә сәләтлелекне арттыру максатыннван үзәктә мондый укулар даими рәвештә оештырылып тора. Укулар районның хезмәт базарында ихтыяҗлы булган һөнәрләр буенча оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International