Нурлатта яшь шахматчылар Шахматчылар көнен уен өстәлләре артында билгеләп үтә

2018 елның 20 июле, җомга

Бүген, 20 июльдә Бөтендөнья шахмат көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан районның шахмат-шашкачылар клубы әгъзалары район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән берлектә балалар арасында шахмат турниры оештырды. Турнирда шахмат уены белән мавыгучы 26 бала катнаша, җиңү өчен аларга 5 турны уңышлы үтәргә кирәк булачак. Катнашучылар арасында узган елдан эшләп килүче шахматчылар төркеменә йөрүче балалар да, шахмат серләренә үзлектән өйрәнүчеләр дә, Нурлатка чит шәһәрләрдән кунакка кайткан балалар да бар. Шахмат өстәлләре артына утырыр алдыннан яшь шахматчыларны шахмат төркеме тренеры Җәмилә Мингалиева, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белгече Венера Бакирова, уенның баш хөкемдарлары Олег Павлов белән Виталий Сидоров сәламләп, уңышлы уен теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International