Бүген, 20 июльдә Нурлат муниципаль районы башлыгы каршындагы дини һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек буенча Совет утырышы үтте.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Әхмәтшин рәислегендә узган сөйләшүгә районның хокук саклау органнары, милли-мәдәни берләшмәләр вәкилләре чакырылган иде. Районда этникара мөнәсәбәтләр буенча хәл турында Нурлат шәһәре прокуроры ярдәмчесе Евгений Сергеев мәгълүмат тотты. Ул районда миграцион хәлнең тотрыклы булуын билгеләп үтте.
Районда чит ил гражданнары белән бәйле оператив хәл турында Россия МВДсының Нурлат районы буенча бүлеге җитәкчесе урынбасары Леонид Гаврилов хисап тотты.
Түгәрәк өстәл утырышында җирлекара үзәк китапханә директоры Роза Липатова китапханәнең “Китаплар дуслык күпере төзи” проекты турында сөйләде.
Киңәшмә эшенә Алмаз Әхмәтшин йомгак ясады. Ул дини һәм иҗтимагый оешмалар белән эштә уяулыкны югалтмаска чакырды.