Бүген, 20 июльдә, Үрнәк авылында яшәүче үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп узучы хезмәт ветераны Фатыйх Якуб улы Сабиров гомер бәйрәме уңаеннан Россия Президенты һәм район башлыгының котлауларын кабул итте. Юбилярны туган көне белән район башлыгы урынбасары Флюра Ногъманова котлап, аңа бүләкләр тапшырды.
Якуб Сабирович күп балалы гаиләдә туган. Тормыш иптәше белән 6 бала тәрбияләп үстергән. Лаеклы ялга чыкканчы Ульянов исемендәге колхозда умартачы булып эшләгән. Бүген юбиляр 15 оныгына һәм 12 оныкчыгына шөкерана итә.