Кичә Нурлат китапханәчеләре шәһәр паркында “Мине үзең белән ал” дип аталган гадәти булмаган акция үткәрделәр. Аның асылы шуннан гыйбарәт: теләге булган һәркемгә үзләренә бүләккә китап сайлап алырга тәкъдим иттеләр. Әмма бүләк китапның исемен дә, авторын да белми сайларга туры килде, чөнки алар матур төргәккә төрелгән, бант белән бизәлән, ә аңа китапханәнең адресы һәм элемтә өчен телефоннары күрсәтелгән визитка кыстырылган иде. Бу акциядә катнашучы китапны укып чыкканнан соң китапханәгә кайтарырга теләсә, яки аның турында фикерләре белән уртаклашасы килсә, кирәк.
Мондый сюрприз нурлатлыларны, аеруча балаларны кызыксындырды. Алар кызыксынып “серле” китаплар куелган күргәзмәне карадылар, башта бер, аннан икенче китап артыннан үрелделәр. Ә янәшәдә генә тагы бер “Ишегалдына китап укырга чык” дип аталган импровизацияләнгән күргәзмә тәкъдим ителде.