Нурлатта “Автоледи-2018” бәйгесе үтте

2018 елның 20 июле, җомга

19 июль көнне ЮХИДИ территориясендә “Автоледи-2018” бәйгесенең муниципаль этабы үтте.

Гүзәл затлар үзләренең осталыкларын ике этапта күрсәттеләр. Беренчесендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен буенча белемнәр тикшерелсә, икенчесендә машина йөртү күнекмәләрен күрсәтергә кирәк булды. Барлык 9 катнашучы да биремнәрне уңышлы үтәде. Әмма җиңүче исеменә менә инде 7нче тапкыр Наталья Львова лаек булды. Аның машина йөртү стажы 17 ел. Икенче һәм өченче урыннарны Вероника Гаврилова белән Ирина Фәсхетдинова бүлештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International