Нурлат районында курчаклар күргәзмәсе үтәчәк

2018 елның 19 июле, пәнҗешәмбе

Шул көннәрдә Халыклар дуслыгы йорты коллективы уникаль экспозиция әзерли, анда милли киемле 57 фарфор курчак тәкъдим ителәчәк. Ул даими күргәзмә булыр дип планлаштырыла. Әлеге курчакларга карап төрле халыкларның тарихын өйрәнеп булачак, чөнки аларның һәркайсының милләтнең үзенчәлекләре һәм традицион мәдәнияте турында сөйли торган журналы булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International