Нурлатта шәһәрне төзекләндерүгә грант ярдәм итә

2018 елның 19 июле, пәнҗешәмбе

Бу җәйдә 1нче “Шикәр заводы” ТОСы грант исәбенә Ватутин урамындагы чокыр аша кичүне төзекләндерде. Ул шикәрчеләр һәм тимер юлчылар микрорайоннарын тоташтыра.

Инициатива белән халык үзе чыккан. Алар әлеге мәсьәләне узган гражданнар җыенында район җитәкчелегенә җиткергән булганнар. Аны хәл итүгә территориаль иҗтимагый үзидарә алынган. Биредә чүкелгән койма урнаштырганнар, караңгы вакытта яктырту мәсьәләсен дә хәл иткәннәр. Проект авторы һәм ТОС җитәкчесе Татьяна Фадеева сүзләренә караганда, төзекләндерү буенча эшләр дәвам итә. Республика конкурсында откан тагын бер грант хисабына кичү янындагы территорияне дә тәртипкә китерәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International