Ул теләсә нинди сәламәтләндерү лагерена көндәшлек күрсәтә алырлык.
Аның программасы бик кызыклы булды. Балалар яхшы хуҗабикәләр, экологлар, юл хәрәкәте инспекторлары, актерлар, биючеләр һәм җырчылар роленә кереп карадылар. Әйтүләренчә, смена алар өчен зур бәйрәм сыман узган. Педагоглар Лилия Кашапова, Ландыш Фәхретдинова, Лилия Төхвәтуллина, шулай ук искиткеч вожатыйлар тырышлыгы белән мәктәп укучылары көр кәеф алдылар, командада эшләргә һәм дуслашырга өйрәнделәр.