Нурлатта иртә зарядкадан башланды

2018 елның 19 июле, пәнҗешәмбе

Бүген дистәләгән шәһәрле көннәрен сәламәтләндерү гимнастикасыннан башлады. Барлык теләүчеләр өчен дә “Дуслык” скверында иртәнге гимнастика оештырылды.

Әлеге чара Нурлатта популярлык казана барган “Шәһәрнең мәдәни мохите” проекты кысаларында оештырылды. Зарядканы Халыклар дуслыгы йортының инициатив төркеме үткәрде. Аңа шикәрчеләр бистәсенең актив кешеләре, милли-мәдәни берләшмәләр вәкилләре, мәдәният үсеше үзәге хезмәткәрләре, җирле ТОС активы кушылды. Хәтта шикәр заводына эшкә ашыгучылар да авыр хезмәт алдыннан файдалы разминкадан баш тартмады. Озын гомерле нурлатлы Ирина Аухадиева тренер сыйфатында күнегүләр комплексын тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International