Нурлатта республика программалары буенча төзелеш эшләренең барышы каралды

2018 елның 18 июле, чәршәмбе

Бүген, 19 июль көнне, район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Әхмәтшин шәһәр һәм авыл җирлекләре территорияләрендә республика программалары кысаларында башкарыла торган эшләрнең тормышка ашырылуы буенча традицион киңәшмә үткәрде.

Киңәшмәдә төп игътибар капиталь ремонт һәм төзелеш эшләренең срокларына бирелде. Бүген бу юнәлештә зур эш алып барыла: социаль әһәмиятле объектлар, күпфатирлы йортлар, терлекчелек биналары капиталь ремонтлана, ЗАГС, МФЦ һәм башка багланыштагы биналар төзелә. Эшләрнең һәр төре район җитәкчелегенең ныклы контроле астында. Чираттагы түгәрәк өстәл утырышында да Алмаз Сәлимович подрядчыларның проблемалары бар икән, алар белән бүлешергә тәкъдим итте. Бу эшләрне вакытында тәмамлау өчен кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International