Нурлат аграр техникумы студенты Гадел Галиуллин “Сәнәгый техника һәм монтаж” компетенциясе буенча РФның илкүләм җыелмасы составына кертелде. Илкүләм чемпионат белән бервакытта Гадел WorldSkillsRussia илкүләм җыелмасына “Сәнәгый техника һәм монтаж” компетенциясе буенча да сайлап алуда катнашкан. Сайлап алу ярышлары 2 июльдән 6сына кадәр Первоуральск шәһәрендә үткән. Гадел барлык биремнәрне дә уңышлы үтеп, РФ илкүләм җыелмасының киңәйтелгән составына кабул ителгән. Әлеге составта катнашучылар алга таба халыкара чемпионатларның, шулай ук башкалабыз Казанда 2019 елны 22-27 августында үтәчәк WorldSkills Kazanның катнашучылары булачаклар.