Нурлаттан «ЭКОяз» конкурсы җиңүчеләре Фадеевлар гаиләсе Кырымда ял итә

2018 елның 16 июле, дүшәмбе

Бу көннәрдә Николай һәм Татьяна Фадеевлар гаиләсе “ЭКОяз” республика конкурсында җиңү өчен бирелгән юллама буенча Кырымда ял итә. Нурлат гаиләсе әлеге конкурсның “Экогаилә” номинациясендә  җиңүгә  “Экояз 2018” республика акциясе кысаларындагы чараларда актив катнашуы өчен лаек булган иде.

– Кырым безне бик яхшы каршы алды, без көньяк ярында – Судак шәһәренең “Звездный” пасионатында ял итәбез. Элегрәк биредә космонавтлар ял итә торган булган, – дип ялдан тәэсирләре белән уртаклашты Татьяна Зиновьевна. – Кырымының табигате искиткеч, аның төрле тарихи урыннары белән танышырга өлгердек. Атаклы Судак ныгытмасында, “Тайган” сафари-паркында, Топловск хатын-кызлар монастыреның изге чыганакларында һәм башка урыннарда булдык. Республика бәйгесе бүләге бөтен гаиләбезгә онытылмаслык тәэсирләр бүләк итте, без моңа бик шат. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International