Шимбә көнне Фома авылында яшәүчеләр мәдәният йорты янына традицион Авыл көненә җыелыштылар. Быел бәйрәмгә килүчеләрне исә төрле ризыклардан сыгылып торган табыннар каршы алды. Баксаң, быел бәйрәм алдыннан авылдагы 10 урамда яшәүчеләр арасында бәйге игълан ителгән булган икән. Анда 5 урам халкы кушылган һәм һәркайсында яшәүче уңган хуҗабикәләр бергәләшеп бәйрәм өстәлләре әзерләгән. Өстәлләрнең барысы да мул булса да, җиңүгә Елга урамында яшәүчеләр лаек дип табылган, алар да, бәйгенең башка катнашучылары да оештыручылардан бүләкләр алган. Ә аларның мул сыйларыннан бәйрәмгә килгән авылдашлар да авыз иткән – бәйгегә нәтиҗәләр ясаганнан соң барлык кунакларны самавырлы өстәлләр янына чакырганнар.
Җәй уртасында бөтен авылдашларны очраштыра, күрештерә торган әлеге бәйрәм әнә шулай быел да зур оешканлык белән узган. Сәхнә түрендә юбилярларны, авыл тормышында актив катнашучыларны котлаганнар. Мәсәлән, 60 ел тату гомер кичерүче Минхарис һәм Минехәят Ситдыйковлар, Фәния һәм Сабирҗан Әхсановлар гаиләләре беренчеләрдән булып хөрмәтләнгән. Сәхнә түрендә “Чиста йорт” бәйгесе җиңүчеләре Хәлиуллиннар, Хәсәншиннар, Мингалимовлар гаиләләре, авыл тормышында актив катнашучы, аның үсешенә зур өлеш кертәүче Габделнур Кәбиров, Мәрьям Гомәрова, авыл Советы депутаты Зөлфия Кәбирова оештыручылардан бүләкләр алган. Әлбәттә, күңел ачу программасы да кызыклы итеп әзерләнгән, мәдәни программа да бай булган. Фомалыларга башкала артистлары Рузил Вәлиев, Гөлнара Сираева, Зөлфия Шәйдуллина үзләренең матур чыгышларын бүләк иткән. Фомалыларны бәйрәм белән район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова, шәһәр Советы депутаты Идрис Кәримов, районның ветераннар Советы рәисе Разия Садретдинова котлаганнар. Разия Идрисовна 85 яшен тутырган, заманында авылның оста тегүчесе булып танылган Нурия әби Галимовага махсус бүләк тапшырган.
– Быелгы бәйрәмне дә үз авылыбыздан чыккан киң күңелле кешеләр ярдәме белән үткәрдек. Фәнис Шәйхетдинов, Гөлзидә Яһудина, Рәис Вәлиуллин, Ислам Фәйзетдинов, Фәридә Абдрахманова, Айрат Вәлиуллин, Камил Гафуров, Тәхаутдиновлар, Миннехановлар гаиләләре һәм башка бик күп иганәчеләребез ярдәме белән авылдашлар өчен шундый матур бәйрәм оештыра алдык, без аларга бик рәхмәтле, – ди Фома авыл җирлеге башлыгы Рәшит Абдрахманов.