Нурлатлылар фан-зонага әле матч башланганчы ук җыелыша башлады. Бер ай дәвамында илебездә барган гаҗәеп зур вакыйганы күзәтеп барган нурлатлылар бу юлы да зур экран каршына эскәмияләргә, газоннарга тезелешеп утырып футбол дөньясына чумды. Футбол җанатарлары арасында балалар да, яшьләр дә, өлкән яшьтәгеләр дә бар. Пенсия яшендәге нурлатлы Светлана Михайловна Егорова да футболны башкалар белән бергә фан-зонада карады.
– Гаярь футбол җанатары булмасам да, чемпионат Россиядә узгач, аны күзәтеп бардым. Россия командасы матчларын калдырмый карадым. Үзебезнекеләр өчен зур горурлык кичердем. Хорватия белән Россия уенын да биредә караган идем, финал матчына да килергә булдым. Монда үзенчәлекле мохит, – ди ул.
Ә менә Евгений һәм Светлана Тришиннар фан-зонага нәни Ярослав һәм Оляны велосипедларына утыртып алып килгәннәр.
– Саф һавада йөрү, футбол карау һәм гаилә ялын берләштердек бүген, – диләр Тришиннар.
Матч башлану белән җанатарлар төркеменә Нурлатның футбол ветераннары, бертуган Марат һәм Әсгать Летфуллиннар да кушылды. Чемпионатның Россиядә узуына зур горурлык кичереп, аның һәр матчын күзәтеп барган Летфуллиннар фан-зонага әләмнәр, футбол атрибутикасы белән килгән. Әсгать Сәетгәрәевич ике матчны Казан һәм Самарага барып стадионнарда туры караган икән, футбол күчтәнәчләрен дә истәлеккә шуннан алып кайткан. “Без яхшы футбол өчен җан атабыз”, – дисәләр дә, спорт ветераннары башта ук Франция җиңәчәк дип фараз ясап куйды. Һәм шулай булып чыкты да.
Финал матчын Нурлаттагы фан-зонада караган Франция кунаклары да үз илләре командасы җиңәсенә һич тә шикләнмәделәр. Фан-зонага да матур итеп киенеп, шулай ук әләмнәр алып, бәйрәмчә әзерләнеп килгән иде алар. Тумышлары белән Нурлаттан булган Фирүзә һәм Динара Хәнифовалар бүгенге көндә Франциядә яшиләр. Быелгы туган илгә кайтулары исә Дөнья чемпионатының финал уеннарына туры килгән.
– Баштарак Россия командасы өчен җан аттык. Әмма финалга Франция чыкты. Бүген балаларым Максанс, Элеонор, Дафнэ һәм башка туганнарыбыз белән Франция өчен җан атабыз. Биредә безгә бар да ошый, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Фирүзә Хәнифова-Декюльто.
Нурлатлылар Дөнья чемпионаты белән әнә шулай – уңай эмоцияләр һәм дустанә мөнәсәбәт хөкем сөргән фан-зонада хушлашты. Әнә шулай бик күп матур тәэсирләр бүләк иткән чемпионатны үткәрү хокукын исә Катар кабул итеп алды. Чираттагы футбол буенча дөнья чемпионаты 2022 елда шунда узачак.