Нурлат урманчылыгында Мәктәп урманчылыкларының II республика слетына әзерлек бара. Безнең районда алар икәү – гимназиядә һәм 3нче мәктәптә. Слет эшендә исә җитәкчеләре белән берлектә гимназиянең мәктәп урманчылыгы әгъзалары катнашачак. Биредә киңкырлы программа көтелә: нурлатлылар “Татарстан урманнарының киләчәге – безнең кулларда” дигән фәнни эш тәкъдим итәчәк, “Яшь урманчылар” конкурсында катнашачаклар һ.б.лар. Слет Лубяныда узачак.