15 июльдән 30 сентябрьгә кадәр су объектларының саклаулы зоналарын чистарту буенча “Чиста яр” республика акциясе старт ала. Ел саен үткәрелә торган әлеге акциягә авыл җирлекләре башкарма комитетлары, иҗтимагый оешмалар һәм белем бирү учреждениеләре, район һәм шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары, шулай ук теләүче һәркем кушыла ала.