Бүген, 13 июль көнне “Мәдәни шәһәр мохиты” проекты кысаларында үзәк паркта “Яшел фитнес” үтте. Аны спорт клубларының берсендә төркемнәрдә тренер булып эшләүче Полина Густова үткәрде.
- “Мәдәни шәһәр мохиты” социаль проекты халыкны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү һәм җәмәгать киңлекләре – парклар, скверларны популярлаштыруга юнәлтелгән, - ди мәдәният бүлегенең әйдәп баручы белгече Гүзәл Сәмәрханова. – Бу республиканың нефть төбәге көньяк-көнчыгышы шәһәрләре проекты һәм актив гаилә ялын активлаштыруны күздә тота.
Проектның дәвамы буларак, 19 июль көнне “Дуслык” скверында 7.30да иртәнге зарядка узачак.