Нурлат мәчетләрендә төзелеш эшләре бара

2018 елның 13 июле, җомга

Бүгенге көндә шәһәребезнең Үзәк (Заһид) һәм Тынычлык мәчетләрендә янкормалар төзү эшләре бара.

– Үзәк мәчеттә эшләрне берничә юнәлеш буенча алып барабыз, – ди район имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов. – Бердән, биредә тәһарәтнамә бик искергән һәм кечкенә иде. Бу мәчеткә кеше күп йөри һәм ул аларның барысына да хезмәт күрсәтә алмый. Шуңа күрә өч атна элек биредә тәһарәтнамә өчен махсус янкорма төзи башладык. Аның стеналарын өеп бетердек инде. Шул көннәрдә такталар сатып алдык, тиздән түбә ябарга керешәчәкбез. Эшләрне мәхәллә халкы һәм мәчет хезмәткәрләре ярдәме белән башкарабыз. Шулай ук биредә машиналар кую өчен парковка урыны да ясый башладык, әлегә аның юлын тигезләү белән мәшгульбез. Моннан тыш, мәчетнең үзәк ишеген дә башка яктан ачып, керү юлын үзгәртергә планлаштырабыз.

Совет урамында урнашкан Тынычлык мәчетен дә киңәйтү буенча төзелеш эшләре бара, биредә хатын-кызларга намаз уку өчен аерым бүлмә дә булачак.

Эшләр район мөхтәсибәте башлангычында әлеге мәчетләргә йөрүче мәхәллә халкыннан җыелган сәдака акчаларына башкарыла. Изге эш җирдә ятмый, ди халык. Игелек кылырга әзер булган кешеләрнең күп булуы сөендерә. Изге эшкә һәркем көченнән килгәнчә ярдәм кулы сузып, мәчетләрнең тагын да яңаруына өлеш кертә ала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International