«Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсендә сәяси совет утырышы үтте

2018 елның 13 июле, җомга

Кичә, 12 июльдә “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе сәяси советының чираттагы утырышы үтте. Биредә сәяси совет әгъзалары оештыру комитетының алга таба “Бердәм Россия” партиясеннән Нурлат шәһәре Советына тәкъдим ителү өчен кандидатлар сайлау буенча алдан тавыш бирүгә  санау комиссиясе оештыру һәм бина сайлау буенча карарын килештерделәр. Алдан тавыш бирү 22 июльдә Нурлат шәһәре гимназиясендә үтәчәк. Утырыш җирле бүлекчә секретаре Флюра Ногманова җитәкчелегендә узды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International