Нурлатта эпидемиологлар киңәште

2018 елның 12 июле, пәнҗешәмбе

Кичә Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлегендә Нурлат территориаль бүлеге, Гигиена һәм эпидемиология үзәге филиалы белгечләре, шулай ук дүрт район үзәк хастахаләренең баш табиблары, аларның эпидемиологик мәсьәләләр буенча урынбасарлары катнашында киңәшмә узды. Территориаль бүлек начальнигы Анна Трифонова җитәкчелегендә үткән киңәшмәдә эпидемиология буенча агымдагы елның беренче яртыеллыгында Нурлат территориаль бүлеге контролендәге актуаль мәсьәләләр каралды. Көн тәртибенә ТР буенча Баш дәүләт санитар табибының “Эпидемиологик мониторинг турында”гы карарын үтәү, 2018-2019 елларда ОРВИ һәм гриппны профилактикалау буенча эшчәнлек һәм башка мәсьәләләр чыгарылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International