Нурлат гаиләләренең Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинетлары яки дәүләт хезмәтләре порталы аша хәзер ана капиталы сертификаты алуга гариза бирү белән бергә аны электрон формада алу мөмкинлеге дә барлыкка килде.
Тик, Пенсия фондының җирле идарәсе мәгълүматларына караганда, бүгенге көнгә мондый мөрәҗәгатьләр кермәгән икән әле. Ана капиталына электрон сертификатны рәсмиләштерү өчен тиешле гариза язарга кирәк. Аннан соң инде бар да гадәти сертификатны алгандагы сыман – гариза бирүчегә Пенсия фондының территориаль органына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моны бары шәхси саклаудагы документларны тапшырыр өчен бер генә тапкыр эшләргә кирәк булачак, дип аңлаттылар биредә. Мондый документлар исемлегенә, мисал өчен, балаларның туту турындагы таныклыклары керә.
– Сертификатның үзе артыннан кабат мөрәҗәгать итәргә кирәкмәячәк. Пенсия фонды ана капиталы бирү турында уңай карар кабул иткәннән соң электрон сертификат гариза бирүченең шәхси кабинетына юлланачак. Аңа шулай ук сертификат турында кирәкле мәгълүматларны үз эченә алган кушымта да өстәлә. Әлеге мәгълүматларны экранда карарга яки бастырып алырга мөмкин, – дип билгеләп үтә район идарәсе начальнигы Рушания Шакирова.