Район җитәкчелеге шикәрчеләр микрорайоны халкы белән очрашты

2018 елның 11 июле, чәршәмбе

Кичә, 10 июльдә эш көне азагында Халыклар дуслыгы йортында шикәрчеләр микрорайонында яшәүчеләр район җитәкчелеге белән очрашты.

Җыенда Нурлат шәһәре башкарма комитеты 2018 елның беренче яртыеллыгына нәтиҗәләр ясады һәм алдагы чорга планнары белән бүлеште. Эшләрнең үтәлеше һәм чыгымнар турында “ЭКОДОМ” идарәче компаниясе җитәкчесе Илфат Гәрәев хисап тоты.

-Безнең компаниянең төп бурычы – бөтен торак фондның эшчәнлеген тәэмин итү, торак-коммуналь хезмәтләрнең өзеклекләрсез бирелүенә ирешү. Һәм без бу бурычны үти алырбыз дип уйлыйм, - диде ул.
Ә соңыннан микрорайон халкы үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар  ала алды. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International