Бүген, 10 июль көнне гражданнар җыеннары Андреевка, Урта Камышлы, Яңа Иглай авыл җирлекләрендә үтте. Авыл җирлекләре башлыклары 2018 елның беренче яртыеллыгында башкарылган эшләр буенча хисап тотты. Җыеннарда район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов катнаштылар.