Анда түбәндәге юллар бар. “Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы исеменнән Сезгә һәм Сезнең коллективыгызга “Уяв” чуваш мәдәнияте бәйрәмен оештыру һәм үткәрүдә ярдәм итүегез өчен рәхмәт белдерәм. ...Мондый бәйрәмнәрне үткәрү милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту, Татарстан халыклары мәдәнияте һәм традицияләрен саклау һәм үстерү, шулай ук республикада тынычлык һәм килешү булдыру, милләтләр арасында этномәдәни элемтәләрне ныгыту өчен уңай шартлар тудыра.
Алга таба да Татарстанның күпмилләтле халыклары арасында бердәмлекне саклау һәм ныгыту юнәлешендә нәтиҗәле хезмәттәшлеккә өмет белдерәм”.