Бүген, 9 июльдә халык белән очрашулар Колбай Мораса, Әмзә, Иске Әлмәт һәм Кычытканлы авыл җирлекләрендә узды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Әхмәтшин катнашында узган җыеннарда җирле үзидарә башлыклары агымдагы елның беренче яртыеллыгы буенча хисап тотты һәм алдагы чорга планнары белән уртаклашты. Авылларда үзара салым, республика программалары һәм җирле инициативалар хисабына бик күп эш башкарылган. Мисал өчен, Иске Әлмәт авыл җирлегендә зиратларны төзекләндерү буенча масштаблы эшләр үткәрелгән, Кычытканлыда юл төзегәннәр һ.б.лар. Юллар салу, урамнарны яктырту, су белән тәэмин итү – авыллар халкы төрле сораулар бирде һәм урында ук җаваплар да алды. Алмаз Әхмәтшин районның социаль-икътисади хәле турында сөйләде, аның гомуми күрсәткечләр буенча беренче унлыкка керүе хакында әйтте. Ул шулай ук халыкның игътибарын кооператив төзүгә юнәлтте, мондый эшчәнлекнең перспективалары турында сөйләде, Чирмешән районыннан мисаллар китерде.
Очрашуларда район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова, төрле ведомстволар җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.