Нурлат: “Факел” өйдә ике матчта да җиңү яулады

2018 елның 9 июле, дүшәмбе

Кичә, 8 июль көнне, Нурлатта ТР Беренчелегенең икенче лигасы кысаларында чираттагы уеннар үтте. Көн дәвамында Үзәк стадионда  Чистайның “Фортуна”, Әлмәтнең “ДЮСШ” һәм  Нурлатның “Факел” командалары арасында җитди көрәш барды. Ә өйдәге матчлар нурлатлылар өчен уңышлы тәмамланды: “Факел” чистайлыларны 1:0, әлмәтлеләрне 2:0 исәбе белән җиңүгә иреште. Биредә бер тупны да үткәрмәгән капкачы Михаил Садовниковның осталыгын да билгеләп үтәргә кирәктер. “Фортуна” белән очрашуда исә аңа аеруча зур җаваплылык йөкләнде, чөнки уенның нәтиҗәсен Дөнья чемпионатында Россия җыелма командасының соңгы ике уенындагыча,  пенальтилар хәл итте бит.

Шулай итеп, “Факел” бүгенге көндә турнир таблицасында Кама Тамагының “Кама” командасы белән беренче ике урынны бүлешә, ике команданың очколар саны тигез – 18әр. Һөҗүмче Алик Вәлиуллин исә 5 туп белән иң яхшы снайперлар унлыгында бишенче булып бара. “Факел” чираттагы очрашуларын 29 июльдә Азнакайда үткәрәчәк. Нурлатлылар исә Үзәк стадионда футбол уеннарын 5 августта карый алачак. “Факел” анда “Кама” һәм “Арча” белән очрашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International